Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Кычыткан, кузгалак һәм күкәйле аш

Кирәк: Тавык ите – 500 гр Бәрәңге – 3-4 данә Суган – 1 баш Кишер – 1 данә Кычыткан, кузгалак – берәр бәйләм Тоз, борыч, дафнә яфрагы Күкәй – 1 данә

Әзерлибез: тавык итеннән шулпа кайнатабыз. Ит пешә торганда суган белән кишерне кыздырабыз. Әзер шулпага шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз. Тоз турында да онытмагыз. Кычыткан һәм кузгалакны турыйбыз. Бәрәңге пешкәч кыздырылган яшелчәләрне һәм кычыткан белән кузгалакны кәстрүлгә салабыз. Күкәйне савытта яхшылап болгатабыз һәм нәзек кенә итеп ашка агызабыз, бер үк вакытта шулпаны бутап торабыз. Шуннан соң дафнә яфрагы һәм үзегез теләгән тәмләткечләрне дә куша аласыз. Плитәне сүндерәбез, кычыткан кайнарга тиеш түгел. 20-30 минуттан ашарга була. Яраткан кеше каймак өсти ала. 

чыганак:http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X