Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Белгеч коронавирус кичергән кешеләрнең күбесенчә нинди чирләр белән авыруын әйтте

Шулай ук савыкканнан соң беренче өч атнада инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы зур.

Коронавирус инфекциясе күбесенчә кан тамырлары һәм йөрәккә зыян сала. Пациентлар шулай ук хәл китүгә зарлана, дип искәртте табиб-кардиолог, «РЖД-Медицина» вакытлы Covid-стационары җитәкчесе Заурбек Шугушев. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Йөрәк-кан тамырлары системасында өзлегүләр барлыкка килүгә караганда, хәлсезлек, буыннар, баш авыртуы һ.б. симптомнар озаграк сакланырга мөмкин. Коронавирус нерв системасына бик яхшы үтеп керә һәм анда күп айлар яшәргә сәләтле», - диде Шугушев.

Аның сүзләренчә, һәр кешенең коронавируска реакциясе индивидуаль һәм ул организмның гомуми халәтенә бәйле. Әмма әлеге авыруның барлык органнарга зыян китерүе расланган инде.

«Коронавирус инфекциясе вакытында организмда системалы ялкынсыну башлана һәм бу процесс кан тамырлары системасында барганда ялкынсыну тромблар хасил булуга китерә. Без коронавирустан дәвалана алсак та, кан тамырларындагы ялкынсыну әле бик озак сакланырга мөмкин», - дип аңлатты табиб.

Эксперт шулай ук савыкканнан соң беренче өч атнада инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы зур булуы хакында кисәтте.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев