Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Белгечләр чи килеш ашарга ярамаган ризыкларны атады

Белгечләр чи килеш кулланганда сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган продуктларны әйтте, дип яза Sabah. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Беренче чиратта термик эшкәртү узмаган сосискалар кулланырга киңәш ителми, дип билгеләп үтелә. Мондый эшләнмәләрдә листерияләр — ашкайнату системасы эшен бозарга һәм агуларга сәләтле куркыныч бактерияләр булырга мөмкин.

Икенче урында чи фасоль тора, аңарда еш кына зарарлы агулы матдәләр очрый. Әзерләнгән кызыл фасоль сыйфатына игътибар итү аеруча мөһим, чөнки ул тулысынча тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән вакытта гына куркынычсызга әверелә.

Экспертлар шулай ук чи креветкаларны да куркыныч дип атаган, чөнки аларны еш кына ясалма шартларда үстерәләр, һәм антибиотиклар белән туендыралар, суга пестицидлар һәм фунгицидлар өсти алалар. Моннан тыш, күп сандагы химик өстәмәләр, барыннан да элек хлор файдаланылган булуы мөмкин.

Шулай ук, басма мәгълүматлары буенча, миндаль, гөмбә һәм рәваҗ (ревень) кебек продуктларны чи хәлендә кулланырга киңәш ителми.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/23-08-2020/belgechl-r-chi-kilesh-asharga-yaramagan-rizyklarny-atady-5765546

Фото: https://pixabay.com/ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев