Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Белгечләр телевизор карауның йөрәк сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын ачыклаган

Телевизорны көнгә ике сәгатьтән артык карау гадәте йөрәк өянәге барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта Британиянең Biobank сәламәтлек проблемаларын тикшерү үзәге экспертлары хәбәр итте.

 

Белгечләр үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре телевизорның йөрәк өянәгеннән яки инсульттан үлү куркынычын берничә тапкыр арттыруын күрсәтте. Моның сәбәбе - мондый гадәткә ия булган кешеләр хәрәкәткә азрак вакыт сарыф итә, шулай ук телевизор карау вакытында күбрәк ашый. Тагын бер фактор-телевизор экраннары, гадәттә, йокы бозылуга китерә торган зәңгәр ут чыгара.

Тикшеренү анкеталаштыру форматында үткәрелгән. Анда 37 яшьтән 73 яшькә кадәрге 500 мең кеше катнашкан. Анкетада алар көн саен төрле тапшыруларны карау өчен күпме вакыт сарыф ителүен әйткән.

Җавапларны анализлау күрсәткәнчә, телевизорны көненә ике сәгатьтән артык караган кешеләрнең инфаркт белән үлем куркынычы тикшеренүдәге башка катнашучыларга караганда 8 процентка артык. Моннан тыш, әлеге категориядәгеләрнең башка сәбәпләр аркасында үлем очрагы булу ихтималы 5 процентка артык.

«Шул ук вакытта көн саен телевизор карау урынына бер сәгать йөреп кайту үлем куркынычын 10 процентка киметә», — дип искәртә белгечләр.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/26-07-2020/belgechl-r-televizor-karauny-y-r-k-s-lam-tlegen-yogyntysyn-achyklagan-5759276

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев