Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Галимова «ЭпиВакКорона» турында: Вакцинаны бүлгәндә берәүгә дә өстенлек бирелмәячәк

Татарстанга кайтартылган вакцина күләменә карап медицина учреждениеләре арасында бүленәчәк.

«ЭпиВакКорона» вакцинасы дозаның күләменнән чыгып Татарстан районнары буенча бүленәчәк, теге яки бу муниципалитетка ниндидер өстенлек бирелмәячәк.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Без бернинди дә өстенлек бирмибез, „ЭпиВакКорона“ да шундый ук вакцина, ул „Спутник V“ препаратына альтернатива буларак җитештерелә. Татарстанга кайтартылган вакцина күләменә карап медицина учреждениеләре арасында бүленәчәк, „Спутник V“ кебек үк, аны да теләгән һәркем кадата алачак», - дип белдерде Галимова.

«ЭпиВакКорона» вакцинасының Татарстанга кайчан кайтачагы һәм дозаның күләме күпме булачагы әлегә билгеле түгел. Препарат якын көннәрдә кайтып җитәр дип көтелә. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X