Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирус белән авыручыларны дәвалау схемасы үзгәрергә мөмкин

 Яңа коронавирус штаммнары, шулай ук чир таралуның яңа сценарийлары барлыкка килү сәбәпле,

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы авыру йоктырган кешеләрне дәвалау алымнарын яңартырга планлаштыра. Үзгәрешләр вируска каршы көрәш буенча вакытлы методик рекомендацияләрнең яңа, 12нче версиясендә күрсәтеләчәк.

«Хәзер чир таралуның яңа сценарие белән бәйле рәвештә, без аны иртәрәк дәвалый башларга кирәклеген аңладык, — дип белдерде „Известия“га интервьюда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Владимир Чуланов. — Экспертлар белән бергә дәвалауга яңа алымнар уйлыйбыз, аны иртәрәк башларга киңәш итәбез».

Әйтик, стационарда гына кулланыла торган препаратларның бер өлешен амбулатор шартларда яки көндезге стационарда да куллана башларга мөмкин. Моннан тыш, белгечләр артык ялкынсынуны алданрак кисәтә башлаячак.

«Кайбер препаратларны авыру билгеләре бераз күренә башлауга ук билгеләргә киңәш итәбез», — диде белгеч.

Чуланов тәкъдимнәрнең 12нче версиясе якын арада барлыкка килергә тиешлеген искәртте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев