Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Лениногорск социаль ярдәм үзәге бакчачылык серләрен өйрәтә

Хезмәт ярдәмендә реабилитацияләүгә Лениногорскиның “Исток – Башлангыч” үзәгендә мөһим урын бирелә.

Әлеге нияттән чыгып, комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Бакчачылык” кабинеты эшләп килә. Бүгенге көндә  биредә җиде  гаилә бакчачылыкка кирәкле күнекмәләрне үзләштерә. Социаль ярдәм үзәге белгечләре, бакчачылык дәресләрен, анда шөгыльләнүчеләр өйрәнгәннәрен тормышта куллана алырлык, файда китерерлек булсын дигән максат белән оештыралар. Хәтта, бакчачылыкны үзмәшгульлекнең бер юнәлеше буларак, гаиләгә өстәмә керем китерерлек шөгыль  була алуын да искәртергә онытмыйлар. Шушы көннәрдә генә булып узган чираттагы дәрес, яшь үсентеләрне карау, җирне эшкәртү, аңа ашлама кертүгә багышланган иде. Бүгенге көндә “Бакчачылык” кабинетында социаль ярдәм алучы җиде гаилә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләренә өйрәнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев