Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Россиядә ковидка антитәнчекләрне тикшерү кимегән

Аналитиклар ковид-тестларга ихтыҗ кимүне Россиядә эпидемия вазгыяте тотрыклану белән бәйли.

 Россиядә ковидка антитәнчекләрне тикшерү өчен тестлар сату күләме, агымдагы елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, 51 процентка кимегән. Бу турыда «ЧекИндекс» аналитик ресурс мәгълүматларыннан билгеле булды.

Гыйнвар аенда ковидка тест һәм антитәнчекләрне тикшерү өчен иң күп анализ бирелгән. Бу айда күп кенә коронавирус чикләүләрне бетерү турында игълан ителде, һәм гражданнар өйдәге эш режимыннан чыгарга әзерләнде.

Covid-19 инфекциясенә антитәнчекләрне тикшерүгә иң күп тест 2020 елның октябрендә ясалган, бу тын юлларында вируслы кискен инфекция һәм коронавирус белән дә авыручыларның санына бәйле.

Тулаем алганда, соңгы елда Россиядә яшәүчеләр түләүле анализларны ешрак бирә башлады — алар гормон һәм глюкоза дәрәҗәсен, организмда D витамины булуын белергә тели, дип яза «Известия».

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр җәй ахырына — Covid инфекциясенә каршы коллектив иммунитет барлыкка килгәч, гамәлдән чыгарылырга мөмкин дигән фикер белдерде. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев