Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Татарстан белгече ковидтан соң тәм һәм ис тоюны кайтару мөмкинлеген аңлатты

Дәваланганнан соң алты атнадан артык ис яки тәм тоймасагыз, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Яңа коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң ис яки тәм тою үзгәрергә мөмкин. Бу турыда махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгеч, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Резеда Бодрова сөйләде.

«Ис һәм тәм тоймаган пациентлар мөрәҗәгать итә. Кайвакыт без пациенттан «Сез алты ай дәвамында тәм яки ис тоймыйсыз һәм нишләп табибларга мөрәҗәгать итмисез?”- дип сорыйбыз. Кайберләре узар дип уйлавын әйтә. Ковид белән авырганнан соң нерв системасына зыян килү кайбер пациентларда ис һәм тәм тоюга йогынты ясый. Ис һәм тәм тою 4-6 атнадан яки аннан да күбрәк вакыттан соң кайта», — диде ул.

Әгәр сигез атнадан соң да ис һәм тәм тоймыйсыз икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, — диде Бодрова.

Югалган функцияләрне торгызу өчен, тәм һәм ис тоюга систематик рәвештә күнекмәләр үткәрергә, ягъни күзне ачып яки йомып нәрсәдер иснәргә һәм нәрсә исе икәнен ачыкларга тырышырга, ароматерапия һәм сулыш гимнастикасы ясарга кирәк. Әгәр мондый күнекмәләр булышмаса, пациентка рефлексотерапия һәм физиотерапия белән ярдәм итәчәкләр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев