Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Булачак чемпионнарның беренче адымы

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә узган шимбә көнне ярышлар булып узды.

Физик яктан әзерлекле, спортка сәләтле булган балаларны ачыклау өчен мондый бәйге үткәрү, спорт мәктәбенең акробатика бүлегендә инде гадәти төс алган. Әмма бу ярышлар иң көчлеләр, кыюлар һәм җитезләрне ачыклау бәйгесе генә түгел, бик күңелле спорт бәйрәме  дә булды.  

Анда спорт яратучы 100 дән дә артыграк бала  катнашты. 2003 -2015 нче елгы балалар һәм үсмерләр гомуми спорт әзерлеген күрсәтүче барлык төр сынауларны да үттеләр. Әлеге сынауларга йөгерү, сикерү, турникта тартылу һәм акробатика күнегүләре төрләре кергән иде. Үз туган еллары төркемендә 1-3нче урыннарга чыгучылар грамота һәм призларга лаек булдылар.  Спорт мәктәбе тренерлары,мондый бәйгеләрнең булачак чемпионнар тәрбияләү өчен зур этәргеч булып торуын әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев