Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Быел Татарстанның 100 мәктәбендә регби дәресләре кертү планлаштырыла

Бу турыда республика спорт министры Владимир Леонов әйтте. Министр Татарстандагы “Стрела” дип аталучы регби клубының инфраструктурасы Россия буенча иң яхшылардан булуына да басым ясады.

“Без регбиның әйдәп баручысы булган “Стрела” клубының үсеше белән генә канәгатьләнеп калмыйча, балалар һәм үсмерләр  өчен регби клублары булдыру өстендә эшлибез. Республиканың  100 мәктәбендә регби дәресләре кертергә ниятлибез, мәктәп волейболы һәм мәктәп боксы лигалары мисалында, регби лигасы булдырырга планлаштырабыз,- диде Владимир Леонов, - студентларның регби лигасы бар инде, алар белән төрле дәрәҗәдәге турнирлар үткәрәбез.” Бу хакта ул “Стрела” клубының  Россия буенча чирекфинал матчында катнашуына багышланган пресс-конференциядә сөйләде. Клубның спонсорларына  рәхмәтен белдерде. Шулай ук регбиның бөтен дөньяда киң таралган спорт төре булуы, “Стрела “ клубының  балаларга үрнәк булып торуын әйтте: “ Булачак чемпионатның лидерларының берсе – “Стрела” клубы,  ә без аның  лидерларның берсе булуын түгел – бердәнбер лидер булуын телибез. Казанның “Тулпар” стадионы – регби өчен булган мәйданнарның иң яхшылары рәтендә. Ул инде 2013 елда ук барлыкка килде. Уен өчен бөтен мөмкинлек бар, чемпионатта югары титуллы  башка командалар булса да, “Стрела” сынатмас дип ышанабыз. 16 нчы апрельдә “Тулпар” стадионында регби буенча Россия чемпионаты чирек финалының беренче матчы уйналачак.

 

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X