Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көзге кросс

"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре үткән шимбәдә "Яшьлек" спорткомплексына көзге кросска җыелды. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев спортчыларны сәламләп, һәрбарчасына уңышлар теләде. Гадәттәгечә, ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да ике яшь категориясе билгеләнгән иде. Хатын-кызлар - 1,5 километр, ирләр 3 километрлы дистанцияне үтәргә тиеш булды. Сугышлы һәм Юлтимер авылларында йорт эче газ җиһазларына...

"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре үткән шимбәдә "Яшьлек" спорткомплексына көзге кросска җыелды. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев спортчыларны сәламләп, һәрбарчасына уңышлар теләде.


Гадәттәгечә, ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да ике яшь категориясе билгеләнгән иде. Хатын-кызлар - 1,5 километр, ирләр 3 километрлы дистанцияне үтәргә тиеш булды.
Сугышлы һәм Юлтимер авылларында йорт эче газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче слесарь Марсель Хәйров идарәгә күптән түгел генә урнашкан. Төрле эстафеталарда, ярышларда бик теләп катнаша. Менә бу юлы да кросста катнашырга иң беренчеләрдән булып теләк белдергән.
- Көзге кросста беренче катнашуым. Безнең идарәдә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә, шунлыктан бер генә спорт чарасыннан да калмаска, һәрбарчасында катнашырга тырышам,- ди Марсель.
Ә менә газ белән тәэмин итү бүлеге инженеры Вера Звягинцева идарәдә күп еллардан бирле хезмәт итә һәм бер генә төрле ярышны да калдырмый.
- Бүген бездә - сәламәтлек көне. Газчылар көзге кросста катнаша. Җитәкчебез кебек үк без дә спортны бик яратабыз һәм һәр төре буенча, "Сәламәт яшәү рәвеше" девизы белән, ярышлар үткәрәбез. Ул коллективны берләштерә, гаиләләр белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә,- ди ул.
Иң беренчеләрдән булып стартка 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар басты. Аларны өлкәнрәк хатын-кызлар алыштырды. Соңыннан 3 километрлы дистанциягә 40 яшькә кадәрге ир-атлар, алардан соң 40 яшьтән өлкәнрәк ирләр чыкты.
Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында I урында - О.Костенко (СВДГО), II урында - А.Минәхмәтова (идарә итү аппараты), III урында - О.Иваньчина (СВДГО). Өлкәнрәкләр арасында җиңү пьедесталында - В.Звягинцева (идарә итү аппараты), Л.Петрова (идарә итү аппараты) һәм Л.Нургатина (Чирмешән РГЭС).
40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында I урын - А.Рәхимов (ремонт-механика мастерское), II урын - С.Тяпушкин (СПМЗ), III урын - Р.Гыймадиевта (СПГ). 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - Р.Кәримов (идарә итү аппараты), Н.Вафин (АТС) һәм М.Федоров (Ивановка) җиңүче исемен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кросс