Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск бадминтончылары Беренчелектә катнашты

Лениногорскида шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларында бадминтон буенча беренчелек узды.


Бадминтон үзәгендә көн буенча ярыш үтте. Үзәкнең мәйданчыкларында укучыларның кызыксынып уйнаулары һәрбер хәрәкәтләрендә сизелеп торды.
Бадминтон беренчелегендә катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин сәламләде.

Нәтиҗәдә, гомумкоманда арасында беренчелекне – 5нче мәктәп командасы алды. Икенчедә – Иске Куак, өченчедә – Түбән Чыршылы мәктәбе командасы.

Шәхси зачетта урыннар өч төркем буенча кызлар һәм малайлар арасында бүленде: 1-4 сыйныфлар, 5-6 һәм 7-8 сыйныфлар. Беренче төркемдә беренче урынга лаек булган җиңүчеләр: Алан Загретдинов (7нче мәктәп), Александра Королева (12нче лицей).

Икенче төркемнең беренче урын алучылары: Антон Храмов (5нче мәктәп), Дарья Решетова (5нче мәктәп).

Өченче төркемдә беренче урын җиңүчеләре:  Камил Әхмәтов (4нче мәктәп), Полина Захарова (2нче мәктәп).

 

Фото: Ирина Биктимирова һәм  https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1956393.htm

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев