Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск футболчылары Бөгелмәләр белән очрашу үткәрде

“Лениногорскиның футбол командасы республика чемпионатында төрле командалар белән биш очрашу үткәргәннән соң, беразга гына тәнәфескә туктаган иде. Әмма атна саен бер матч үткәргән якташларыбыз, чираттагысын да уенсыз калдыра алмады.

Якшәмбе көнне Бөгелмәнең ”ТатГрад”командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Шунысын әйтергә кирәк, Бөгелмәдән килгән бу команда да  һөнәри футболчылар уйный, алар бала чактан уйнап, өйрәнеп үскән спортчылар. Дөрестән дә, очрашуның беренче минутларынан ук, алар үзләренең осталыкларын исбатлап, исәпне ачтылар. Әмма “Лениногорск” аларга гаять нык каршылык күрсәтеп, үзе һөҗүмгә күчте һәм  бөгелмәлеләр капкасына  туп кертте. "Бу очрашу бик  мавыктыргыч, кискен һөҗүмнәргә бай булды,-диде “ТатГрад” командасы капитаны Владислав Магонов, – без  югарырак лигада уйнасак та, “Лениногорск” үзенең   лаеклы көндәш икәнен күрсәтте. Җанатарлар өчен дә бу матч дулкынландыргыч булды, командаларны да милли чемпионат алдыннан бер селкетеп алды,- диде.

Уен  Бөгелмәләр файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев