Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре Азнакайдан призлы урыннар белән кайтты

Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәшчеләре уңышлары белән тагын сөендерде.

Узган шимбә көнне Азнакай шәһәрендә республика ачык турниры үтте. Ул СССРның танылган спорт мастеры И.И. Мингалиев истәлегенә оештырылды.


 Анда Татарстан шәһәрләреннән 86 көрәшче катнашты. Грек-рим көрәше Лениногорскида гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә  популяр спорт төре. Шуңа күрә, безнең көрәшчеләребезгә көчле-лаеклы көндәшләр белән бил алышырга туры килде.

Әмма иң осталар арасында да остараклар була. Безнең Илья Пикалев һәм Егор Иванов турнир таблицасының иң өстәге юлында - 1 нче урында  тора. Ринат Хәбибуллин – 2 нче, ә 3 нче урынны, шулай ук Лениногорск спортчылары , Роберт Шәймөхәммәтов һәм Павел Антонов бүлеште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев