Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск стадионында футбол уены кызу барды

Шәһәрнең “Юность” стадионында Лениногорск җыелма командасы  Әлмәт командасы белән очрашты. Уен шимбә көнне узды. Матч футбол буенча ТР Беренчелеге кысаларында икенче лигада үтте.


Бер айлык тәнәфестән соң икенче лигада футбол буенча Татарстан Беренчелеге уеннары кабат башланды. Беренчелек барышында Лениногорск командасы дүрт җиңү яулады, җиде тапкыр җиңелде. Өч мтчта беркем беркемне җиңмәде.


Шимбә уенында беренче таймда көндәшләр ике гол кертте. Икенче таймда лениногорскилылар берне генә кертә алды. Уен 1:3 исәбе белән көндәшләр файдасына төгәлләнде.


Республика Беренчелеге турниры таблицасында Лениногорск әлегә сигезенче урында. Аларга уңышлар телик.


http://leninogorsk-rt.ru/news/novostnaya-lenta/nelegkiy-put-k-pobede-futbolnoy-sbornoy-leninogorska

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев