Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида "Чаңгы юлы -2020" спорт чарасында 1 мең 500 дән артык кеше катнашты

Лениногорскида 38нче мәртәбә "Чаңгы юлы -2020" спорт чарасы узды.

Быел "Россия чаңгы юлы" Демография" илкүләм проекты кысаларында үтте.

"Яшьлек" спорткомплексы территориясе шау-гөр килеп торды. Бу көн спорт сөюче 1 мең 500дән артык лениногорскилыны берләштерде.

Спорт бәйрәменә килүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Владимир Друк сәламләде.

Бу көнне "Спартакиада -2019" җиңүчеләрен котладылар. 1 урында - "Лениногорскнефть", икенчедә - "Җылылык челтәрләре", өченчедә - "Лениногорскгаз" иде.

Лыжняда беренче булып стартка - хатын-кызлар басты. Алар 1 километрга йөгерде.

Ир-егетләр исә 2 км га чапты. Финишка килүчеләрне сувенир-бүләк һәм кайнар чәй көтеп тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев