Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Данил Садриев - дөнья чемпионатының иң яшь катнашучысы

Безнең якташыбыз – Данил Садриев Германиядә Оберстдорф шәһәрендә дөнья чемпионатында катнашты. Анда спортның чаңгы төре буенча ярышлар узды.


Россия командасы составында лениногорскилы Данил Садриев катнашты. Россия командасы 805,4 очко туплап, 7нче урынга чыкты.

Әйтергә кирәк, Данил – бүгенге көндә дөнья чемпионатында катнашучы иң яше, аңа 17 яшь.  Мондый дәрәҗәдәге чемпионатта лениногорск “чаңгычыларының” катнашканы юк иде әле.

Данилның иң яхшы күрсәткече – 99,5 метрга кадәр сикергәне булган. Чемпионат рейтингында ул 25нче урында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X