Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Максим өченче урын алып кайтты

Пермь өлкәсе Чайковский шәһәрендә Россия яшьләре арасында узган трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча кышкы спартакиадада безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады. Беренче сикерүдә лениногорскилы Максим Сергеев алтынчы гына урында була, икенче тапкыр 97 метрга сикереп, "бронза" медаль ала. Ул икенче урын алган Мәскәү өлкәсе спортчысыннан ике очкога гына...

Пермь өлкәсе Чайковский шәһәрендә Россия яшьләре арасында узган трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча кышкы спартакиадада безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады.
Беренче сикерүдә лениногорскилы Максим Сергеев алтынчы гына урында була, икенче тапкыр 97 метрга сикереп, "бронза" медаль ала. Ул икенче урын алган Мәскәү өлкәсе спортчысыннан ике очкога гына калыша.
Ике төр чаңгы ярышында республика командасы дүртенче урынга чыга. Эстафета ярышында лениногорскилылар Түбән Новгород командасын узып, өченче урын ала. Әлеге командада Дмитрий Наговицын, Захар Пономарев, Артур Япаев, Кирилл Сидоров, чыгыш ясый. Егетләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев