Реклама
Узган шимбәдә район мәктәп укучыларының 7-9нчы сыйныфлар арасында баскетбол ярышлары узды.
Ярышларда 7 мәктәп командасы катнашты. Уеннар Балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге , Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе спортзалларында узды.
Егетләр арасында беренчелекне Шөгердәге Чкалов исемендәге мәктәп егетләре яулады.
Икенче урында – Иске Куак мәктәбе.
Өченче урынны – Зеленая Роща мәктәбе егетләре алды.
Кызлар арасында җиңүче дип Тимәш мәктәбе танылды. Икенчедә – Зеленая Роща командасы.
Өченче урынны Подлесный мәктәбе кызлары алды.
Фотолар: Балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз