Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

1 ноябрьдә Россиядә матәм көне игълан ителде

Бүген иртә белән Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет төшкән урын да табыла, ул ике өлешкә ярылган. Хәзер Мисыр коткаручылары самолет калдыкларыннан җәсәдләрне чыгара. Авиалайнерның очышны язып бару җайланмалары ("черные ящики") инде...

Бүген иртә белән Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет төшкән урын да табыла, ул ике өлешкә ярылган. Хәзер Мисыр коткаручылары самолет калдыкларыннан җәсәдләрне чыгара. Авиалайнерның очышны язып бару җайланмалары ("черные ящики") инде табылган, дип хәбәр итә Мисыр хакимияте.
Һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир булган, шуларның 17се - балалар. Һәлакәттә исән калучылар юк, дип белдерде Мисыр һәм Россия хакимиятләре. Самолетта булган кешеләрнең исемлеге дә билгеле булды, анда татарстанлылар юк, дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined