Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

19 май – Татарстан матбугаты көне

"Заман сулышы" газетының иң беренче саннарында Шамил Бикчуринның "Үзе бер тарих" дигән язмасы басылып чыккан булган. Анда "Беркемнән дә сер түгел, халыкларның милли дәрәҗәсе, үзаңы, культурасы аларда чыккан матбугат саны белән үлчәнгән" дигән юллар бар. Кызганыч, татар матбугаты, бигрәк тә татар газетлары үсешенә киртә тудыручы сәбәпләр шактый күп шул. Руслашу,...

"Заман сулышы" газетының иң беренче саннарында Шамил Бикчуринның "Үзе бер тарих" дигән язмасы басылып чыккан булган. Анда "Беркемнән дә сер түгел, халыкларның милли дәрәҗәсе, үзаңы, культурасы аларда чыккан матбугат саны белән үлчәнгән" дигән юллар бар. Кызганыч, татар матбугаты, бигрәк тә татар газетлары үсешенә киртә тудыручы сәбәпләр шактый күп шул. Руслашу, Интернет челтәрләренең популярлашуы, инде килеп, соңгы бәя арту... Шуларга карамастан, "Заман сулышы"ннан аерылмавыгыз безне куандыра. Киләчәктә дә газетыбызны сезгә кызыклы, файдалы мәгълүмат белән тулыландырып, тагында матуррак итеп чыгарырга тырышырбыз. Ә сез "заман сулышы" на язылып куярсыз, дип ышанып калам.
19 май - Матбугат көне алдыннан, редакциядә эшләп киткән һәркемне, хәзерге хезмәткәрләрне, коллегаларыбызны, даими хәбәрчеләребезне бәйрәм белән котлыйм.
Киләчәктә исәнлектә - саулыкта, бергә-бергә эшләп, районыбыз халкын сөендереп торырга булсын.
Алсу Миңнебаева, "Заман сулышы" газетының баш мөхәррире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев