Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида "Созвездие-Йолдызлык - 2016" фестиваленың зона туры башланды (фотолар)

Шәһәребез Мәдәният сараенда узучы әлеге чара ике көн дәвам итәчәк. Бүген иртәдән зур-зур автобусларда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Уруссу, Ютазы һәм үзебезнең районнан балалар агылды. Традиция буенча, иҗади ярыш өч номинациядә оештырыла: вокал, хореография һәм конферанс, ягъни - нәфис сүз. Анда 5 яшьтән алып 21 яшькәчә булган иҗат сөючеләр катнашачак. Иң-иңнәре...

Шәһәребез Мәдәният сараенда узучы әлеге чара ике көн дәвам итәчәк.
Бүген иртәдән зур-зур автобусларда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Уруссу, Ютазы һәм үзебезнең районнан балалар агылды. Традиция буенча, иҗади ярыш өч номинациядә оештырыла: вокал, хореография һәм конферанс, ягъни - нәфис сүз. Анда 5 яшьтән алып 21 яшькәчә булган иҗат сөючеләр катнашачак.
Иң-иңнәре 2 мартта сәгать 18.00 дә узачак гала-концертка катнашу хокукына ия булачак.
"Созвездие- Йолдызлык 2016" хореографик бию коллективларның чыгышларын караудан башланды. Анда төрле шәһәрләрдән килгән утыздан артык кына бию коллективлары чыгыш ясаячак. Безкеләрдән: "Пируэт", "Эра", ""Желание летать", "Грация", "Империя", "Звездочки" лар чыгыш ясарга өлгерде инде.
Кемнәрне нинди уңыш-җиңүләр көтә, әлегә билгесез, ә менә Мәдәният Сарае сәхнәсендә яңа йолдызлар кабыначак, монысы, бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев