Заман сулышы

“И, телем минем”, дияргә калмагае...

Туган тел көне җиткәндә, үзебезнең ана телебез турында язмыйча, фикерләрне җиткермичә калсаң, гөнаһ булыр кебек. Тел турындагы соңгы яңалыкның берсе - Интернет челтәрендә читтән торып татар теленә өйрәтүче "Ана теле" онлайн мәктәбе эшли башлавы. Димәк, татар телен өйрәнергә теләгең бар икән, рәхим ит - компьютер каршында утырып өйрән. Моның өчен...

Туган тел көне җиткәндә, үзебезнең ана телебез турында язмыйча, фикерләрне җиткермичә калсаң, гөнаһ булыр кебек.


Тел турындагы соңгы яңалыкның берсе - Интернет челтәрендә читтән торып татар теленә өйрәтүче "Ана теле" онлайн мәктәбе эшли башлавы. Димәк, татар телен өйрәнергә теләгең бар икән, рәхим ит - компьютер каршында утырып өйрән. Моның өчен сайтта теркәлергә генә кирәк. Хәзерге вакытта анда 2 меңнән артык кеше теркәлгән, дип яза республика матбугатлары. Татар телен болай өйрәнүнең нәтиҗәсе булмый калмас, бигрәк тә читтә яшәүче милләттәшләребез өчен. Ә рус милләтеннән булганнарның бик сирәге әлеге ысул белән файдаланыр дип уйлыйм. Чөнки хәзер татары да баласын кече яшьтән русча аралаштырып үстерә. Гаиләдә ана телен ишетмәгән баланың балалар бакчасында, мәктәптә ишетәсенә өметләнергә дә юк. Ә бит татар теле алда әйткәннәрнең барысында да тирәнтен өйрәнүгә мохтаҗ. Моның өчен кызыклы, төсле, мавыктыргыч татарча балалар китабы, шулай ук бар яктан да камил, белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә торган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре кирәк. Эчтәлеге һәм бизәлеше ягыннан кызыклы булсын иде ул. Кызымның дәреслекләре буенча мисал китерәсем килә.

Реклама

Ата-ана, чарасыздан «Балам ЕГЭны бирә алсын» дип, русча өйрәтергә мәҗбүр

Русча "Литературное чтение" дәреслегенең башыннан ахырына кадәр әкият герое укучылар янәшәсендә. Әсәрне укыгач, аларга төрле яклап кызыклы сораулар бирә, фикерләрен белешә, киләсе укыячак әсәрнең берәр кызыклы моментын әйтеп куя. Безнең "Әдәбият" дәреслеге бөтенләй башкача төзелгән шул (башлангыч сыйныф дәреслекләре турында сүз бара). Ул беренчедән, А.Яхин программасы буенча эшләнгән. Ул саф татар телендә белем алучы укучылар өчен дә авыр әле. Ә монда татарча әйбәт белә дигәне дә фикер-күзаллауларны башыннан русча кичереп сөйли бит. Соңгы елларда кертелгән Бердәм дәүләт имтиханнарын русча тапшыру гамәле да татар телен саклап кала алмауның бер өлеше дип санарга кирәктер. Шулай булгач ата-ана, чарасыздан "балам ЕГЭны бирә алсын берүк" дип, русча өйрәтергә мәҗбүр.

Уйлап карасак, татар теле бик аз кулланыла бит. Органнарда эш кәгазьләре рус телендә, киңәшмә-җыелышларда русча сөйләшәләр. Ерак барасы юк, авыл хуҗалыгы буенча үтүче семинарларда еш катнашырга туры килә, саф татар авылында уза, сөйләүчеләре татар, ә барыбер нигәдер русча сөйләшәләр. Үз телебездә үтүче кичә-киңәшмәләрдә утырганда күңелгә шулкадәр рәхәт булып китә, ләкин андыйлар бик сирәк. Инде килеп, кабул ителгән "РФдә Мәгариф турында"гы закон милләтебезнең тез астына суккан кебегрәк килеп чыга. Чөнки әлеге законда милли мәгарифне үстерү мөмкинлекләре кимрәк, дип фикерли галимнәр. Хәзер рус теллеләрнең шатлыгы эченә сыймый, аларны мәктәптә татар телен өйрәнергә мәҗбүр итә алмаячаклар. Яңа законда күренгәнчә, туган телдә белем алу IX сыйныф белән тәмамлана. Әмма төп мәктәптә дә "туган телдә укыту мәгариф системасы мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла" дигән җөмлә бар. Белүебезчә, бездә мәгариф системасының мөмкинлекләре һәрвакыт юк. Бу закон тамак төбенә төер булып утырса да, гадәттәгечә, дәшмичә генә йотып җибәрербез шикелле.
Матур яңгырашлы ана телебезне ничек тә саклап каласы иде. Өметнең иң зурысы - авылларыбызның татар милләтен саф телле татарлар белән яшәтүе. Ләкин соңгы елларда анда да хәлләр катлаулана, авылда кеше кими, чит җирдән кайтучылар белән тула башлады, мәктәпләр ябыла. Яшьләр читкә китеп, ят җирдә тормыш кора, монда катнаш никахка да ерак калмый. Шулай татар югала. Әйе, миллилек төшенчәсе һәрьяклап проблемалы. Гореф-гадәтләрне саклап, йолаларны үтәп, бердәм булып яшәсәк, үзебезгә янаган куркынычны читләтеп үтә алырбыз төсле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: