Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск нефть техникумы җитәкчесе Россия күләмендә танылган

"Россиянең урта һөнәри белем бирү лидеры - 2013" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр рәтендә Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский да бар. Ул - "Директор - Россиянең нефть һәм газ тармагы өчен кадрлар әзерләү лидеры" номинациясендә җиңүче. Әлеге бәйге Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәислегендә, Россиянең урта һөнәри белем...

"Россиянең урта һөнәри белем бирү лидеры - 2013" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр рәтендә Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский да бар. Ул - "Директор - Россиянең нефть һәм газ тармагы өчен кадрлар әзерләү лидеры" номинациясендә җиңүче.


Әлеге бәйге Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәислегендә, Россиянең урта һөнәри белем бирү йортлары директорлары берлеге Президиумы белән берлектә, ел саен үткәрелә. Ул регионда, белем бирү йортында, студентлар, ата-аналар, җәмәгатьчелек арасында югары һөнәри рейтингка ия иҗади эшләүче директорларны билгеләү юнәлешен алган.

Игорь Сергеевич Врублевский җитәкчелек итүче Лениногорск нефть техникумы республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә әйдәп баручы белем йортының берсе булып тора. Укыту-тәрбия процессында югары нәтиҗәләргә ия, студентлар, ата-аналар, шәһәр җәмәгатьчелеге арасында рейтингы югары булган уку йорты. Техникум хезмәт базарында таләп ителүче югары квалификацияле белгечләр әзерләве белән характерлана.
2009 елда аның директоры итеп билгеләнгән Игорь Сергеевич үзен "мобиль" җитәкче буларак күрсәтте. Идарә итү эшчәнлеге белем бирү процессын җитештерү өлкәсе һәм эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән булу нәтиҗәсендә, "Татнефть" компаниясе төркемнәре өчен ныклы урта звено белгечләре әзерләнә. Шулай ук ул укытучыларның һөнәри, студентларга белем һәм тәрбия бирү дәрәҗәсен үстерүгә, техникумның тотрыклы эшләвенә һәм алга таба үсүенә зур игътибар бирә. Аның югары һөнәрилеге һәм максатчанлыгы югары нәтиҗәгә ия булырга һәм җиңүче исемен яуларга мөмкинлек бирде дә инде.
Игорь Сергеевичны әлеге уңышы белән котлап, яңа үрләр яулавын телибез.
Нефть техникумы коллективы, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникум