Заман сулышы

Лениногорск районында узачак атлар чабышы -"Бәйге" программасы

14 май көнне 11.00 сәгатьтә Лениногорск районы Югары Каран авылында "Алмакай" атлар утары территориясендә атлар чабышы - "бәйге" узачак! Программада: 11.00-11.30 - Ачу тантанасы. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләве. Концерт. 11.00 - Nuriya Umai стильле милли киемнәр дефилесы -Бакчачы Ф.Хәлилов мастер-классы - Балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класс - "Киез-Келәм" ясау...

14 май көнне 11.00 сәгатьтә Лениногорск районы Югары Каран авылында "Алмакай" атлар утары территориясендә атлар чабышы - "бәйге" узачак!

Программада:

11.00-11.30 - Ачу тантанасы. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләве. Концерт.

11.00
- Nuriya Umai стильле милли киемнәр дефилесы

-Бакчачы Ф.Хәлилов мастер-классы

- Балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класс

- "Киез-Келәм" ясау буенча мастер-класс

- Ат дагалау буенча мастер-класс

- Чыбыркы үрү буенча мастер-класс

Ат фермасы буенча экскурсия, татар токымлы атлар белән танышу, атта йөрү.

Бәйге программасына виноград куаклары һәм чәчәкләр сату, бал дегустациясе һәм аны сату да кергән.

11.30 -13.00
Атлар чабышы. Беренче чабыш - 3 яшьтән өлкәнрәк атларга 15 километр чакрымга

Икенче чабыш - 2 яшьлек татар токымлы атларга 3 чакрымга

Халык уеннары - аркан тарту, "Чаңгылар", җәядән ату, коралдан ату, йомырка белән йөгерү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү.
Бәйгеләр - "Тимер утын кисүче", "Тимер батыр", "Камыр батыр".

13.00-14.00 - Җиңүчеләрне бүләкләү

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: