Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты" учреждениесе ректоры Равил Хәмитов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, кайбер предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Быелгы киңәшмәнең темасы: "Сыйфатлы белем алу: шартлары һәм аның үсеше өчен мөмкинлекләр. Бу...
Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты" учреждениесе ректоры Равил Хәмитов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, кайбер предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.
Быелгы киңәшмәнең темасы: "Сыйфатлы белем алу: шартлары һәм аның үсеше өчен мөмкинлекләр. Бу көнне үткән уку елы нәтиҗәләре белән таныштырдылар, яңасына бурычлар билгеләделәр. "Лениногорскида көчле педагогик ресурс бар, аны файдаланып, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешә аласыз", дип билгеләп үтте Равил Хәмитов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз