Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск ветеранында кунакта балалар булды (фотолар)

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре Светлана Гаврилова, Лилия Горынцова җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны, 7 нче ТОС микрорайонында яшәүче Сәет Идрисовта кунакта булды. Заварыкин урамында гомер итүче Сәет абый белән Клара апа яшь кунакларны шатланып каршы алды. Малайлар-кызлар тынычлыгыбыз өчен көрәшкән сугышчы белән якыннан аралашты....

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре Светлана Гаврилова, Лилия Горынцова җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны, 7 нче ТОС микрорайонында яшәүче Сәет Идрисовта кунакта булды.
Заварыкин урамында гомер итүче Сәет абый белән Клара апа яшь кунакларны шатланып каршы алды. Малайлар-кызлар тынычлыгыбыз өчен көрәшкән сугышчы белән якыннан аралашты. Рияз белән Кирилл түзмәде, хәтта сугышчы ветеранның күкрәгендә балкыган орден-медальләрен тотып карады. Сәет бабай исә:
-Монда әле медальләремнең яртысы гына, бөтенесен дә берьюлы таксам, күтәрә алмыйм, - диде.
Балалар - Карина, Элина, Арина, Ульяна, Софья, Азамат ватаныбызны илбасарлардан саклаган "геройга" өйрәнгән шигырьләрен сөйләде, музыкаль җитәкчеләре Олеся Чалаева өйрәткән җыр-биюләрен башкарды. Бәйрәм уңаеннан Сәет бабаларына үз куллары белән ясаган бүләкләрен дә тапшырды. Хуҗалар дә аларны буш итмәде, рәхмәт йөзеннән балаларның һәрберсенә кулъяулык өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев