Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Бүгенге көндә район буенча хуҗалыкларда 3 мең 546 тонна печән, 9 мең 500 тонна сенаж әзерләнгән. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгыр кыр-басулардагы игеннәргә ярдәм итмичә калмагандыр. Дөрес, барлык авылларга да кагылмаган. Шулай да туфракта азрак дым бар. Югыйсә, корылык буенча гадәттән тыш режим кертәбез, дип куркытканнар иде. Менә тагын көннәр...

Бүгенге көндә район буенча хуҗалыкларда 3 мең 546 тонна печән, 9 мең 500 тонна сенаж әзерләнгән.
Соңгы көннәрдә явып үткән яңгыр кыр-басулардагы игеннәргә ярдәм итмичә калмагандыр. Дөрес, барлык авылларга да кагылмаган. Шулай да туфракта азрак дым бар. Югыйсә, корылык буенча гадәттән тыш режим кертәбез, дип куркытканнар иде. Менә тагын көннәр кыздыра. Бу арада, яңгыр яву сәбәпле, кайбер хуҗалыклар мал азыгы әзерләүне бераз туктатып торса, хәзер бөтен көчне шуңа юнәлткән. 5,7 мең гектардан күпьеллык үләннәр чабып алынган. Бер шартлы баш терлеккә 4,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Печән әзерләүдә "Сатурн-Урал", "Лениногорская" агрофирмасы" хуҗалыклары тырышып эшли. Соңгысының печән әзерләү планы да зурдан куелган. "Зеленогорский" бүлекчәсе иң күп азык берәмлеге әзерләүдә (11,22 центнер) алдынгылыкны бирми.
Кыр эшләре торышы белән танышып йөргәндә, "Спартак" агрофирмасы"нда да булырга туры килде. Әле алар печәндә генә эшли иде. Агроном Инсаф Сәүбанов моңа күзәтчелек итә. "Кырда ике пресс-җыйгыч эшли, өч берәмлек техника ташый. Күпьеллык үләннәр 584 гектарда чәчелгән, шуның 250 гектары козлятник үләне. Былтыргыдан калган өч сенаж базы бар. Быел да кышка азыксыз калмабыз. Кулдан килгәнчә эшлибез", ди ул. "Спартак" агрофирмасы"ның бүгенге көнгә әзерләнгән печән күләме азрак, шунлыктан хуҗалык хезмәтчәннәренә тырышасы да тырышасы әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корм