Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида В. Шашин исемендәге республика конференциясе узды (фотолар)

Бүген шәһәребезнең 5 нче мәктәбендә нефть промышленностендә зур роль уйнаган Валентин Шашин исемендәге ачык фәнни-гамәли конференция булды. Беренче тапкыр гына уздырылучы әлеге әлеге бөек шәхеснең 100 еллыгына багышланган конференциягә республиканың 18 районыннан 150дән артык укучы килде. Конференциягә килүчеләрне "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк,...

Бүген шәһәребезнең 5 нче мәктәбендә нефть промышленностендә зур роль уйнаган Валентин Шашин исемендәге ачык фәнни-гамәли конференция булды.
Беренче тапкыр гына уздырылучы әлеге әлеге бөек шәхеснең 100 еллыгына багышланган конференциягә республиканың 18 районыннан 150дән артык укучы килде.
Конференциягә килүчеләрне "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде, үзләренең теләкләрен җиткерде.
Көннең беренче яртысында укучылар 11 секциягә бүленеп үзләренең фәнни эшләрен яклады. Аннан җиңүчеләрне бүләкләү булды. Призлы урын алучылар арасында лениногорскилылар да шактый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X