Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды

Бүген 8 нче мәктәпнең татар телендә иркен сөйләшүче VI, VIII һәм IX сыйныф укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысасында шәһәр урамына чыкты. Алар Шашин урамында урнашкан берничә кибет, даруханәгә кереп, сатучылардан татарча белү-белмәүләре белән кызыксындылар, татар кешеләре белән аралашу өчен үзләре төзегән сүзлекне дә тапшырдылар. Әлеге сүзлек берничә өлештән торып,...

Бүген 8 нче мәктәпнең татар телендә иркен сөйләшүче VI, VIII һәм IX сыйныф укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысасында шәһәр урамына чыкты.
Алар Шашин урамында урнашкан берничә кибет, даруханәгә кереп, сатучылардан татарча белү-белмәүләре белән кызыксындылар, татар кешеләре белән аралашу өчен үзләре төзегән сүзлекне дә тапшырдылар. Әлеге сүзлек берничә өлештән торып, үз эченә көндәлек кулланышта кирәкле 150 сүзне туплаган. Шулай ук алар урамда үтеп баручы кешеләрне дә туктатып, нинди татарча тапшырулар каравы, татарча яхшы сөйләшә белүе турында сорап, сүзлек өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция

2
X