Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа ел бәйрәмнәре бәла-казасыз үтсен

Бүгеннән башлап Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты - яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында,...

Бүгеннән башлап Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты - яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында, гомумән дә, онытып җибәрә кебек...
Янгынга каршы махсус режим 15 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме дә арта. Шәхси затларга аның күләме - 2-4 мең, рәсми затларга - 15-30 мең, ә юридик затларга 400-500 мең сум тәшкил итә. Шунысы мөһим: бу таләпләр республика халкы арасында аеруча популяр булган очсызлы петардаларга да карый.
Узган елгы бәйрәм чорында Татарстанда пиротехник эшләнмәләрдән барлыгы 7 кеше зыян күргән, аларның 3се - балалар. Бу - татарстанлылар арасында пиротехник эшләнмәләрдән куллана белмәүчеләр саны һаман да зур булу турында сөйли, дип ассызыклый белгечләр.
Бу хакта "Интертат ру" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын

2
X