Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

БӘРӘҢГЕ БЕЛӘН ТУТЫРГАН КАЗ

Кирәк булачак: Бер казга: 1,5 - 2кг бәрәңге, 800 - 1000 г төче камыр, тоз, борыч. Әзерләү: Казны чистартып, яхшылап юалар да, кайнар су белән кастрюльгә салып, пешәр-пешмәс булганчы кайнаталар, аннары шулпадан алып суыталар һәм эчен-тышын тоз, борыч белән ышкыйлар. Эченә урталай ярган, бераз тоз сипкән чи бәрәңге тутыралар. Төче...

Кирәк булачак:
Бер казга:
1,5 - 2кг бәрәңге,
800 - 1000 г төче камыр,
тоз, борыч.
Әзерләү:
Казны чистартып, яхшылап юалар да, кайнар су белән кастрюльгә салып, пешәр-пешмәс булганчы кайнаталар, аннары шулпадан алып суыталар һәм эчен-тышын тоз, борыч белән ышкыйлар.
Эченә урталай ярган, бераз тоз сипкән чи бәрәңге тутыралар. Төче камыр басып, 0,5 см калынлыгында җәяләр дә казны камырга төрәләр. Каз түшкәсен эченә юеш кәгазь җәйгән каз пешерә торган савытка салалар, өстенә дә юеш кәгазь каплыйлар.
Савытның капкачын ябып, мичкә төнгә куялар яисә 3 - 4 сәгать сүрән духовкада пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт гуся гусь с картошкой