Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Рамия Гарифуллинадан фольгада пешкән балык рецепты

Кирәк булачак: 1 эче чистартылган скумбрия балыгы; петрушка, укроп; 1 лимон; 2 төш сарымсак; тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч; фольга. Әзерләү: Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз. Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз. Хәзер балыкны фольга өстенә...

Кирәк булачак:
1 эче чистартылган скумбрия балыгы;
петрушка, укроп;
1 лимон;
2 төш сарымсак;
тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч;
фольга.
Әзерләү:
Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз.
Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз.
Хәзер балыкны фольга өстенә куйсагыз да була. Туралган яшел тәмләткечләрне сарымсак белән кушабыз. Кисәкләр эченә, араларына шул катнашманы салабыз.
Скумбрияне фольгага төрәбез һәм табага салып, температурасы 160-180 градуслык мичкә 25-30 минутка куеп пешерәбез.
Гарнирга парда пешкән бәрәңге яки дөге әзерләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скумбрия в духовке скумбрия в фольге