Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре арта

1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 5,4 процентка артачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге. Безнең республикада бу яңалык 800 меңләп пенсионерга кагылачак. Яңа система нигезендә, картлык буенча пенсия башлыча өч өлештән туплана. Фиксацияләнгән, ягъни бердәй түләү; тупланма өлеш һәм иминият пенсиясе. Фиксацияләнгән түләү бар кеше өчен дә...

1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 5,4 процентка артачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге. Безнең республикада бу яңалык 800 меңләп пенсионерга кагылачак.

Яңа система нигезендә, картлык буенча пенсия башлыча өч өлештән туплана. Фиксацияләнгән, ягъни бердәй түләү; тупланма өлеш һәм иминият пенсиясе. Фиксацияләнгән түләү бар кеше өчен дә бер үк. 2017 елда ул артып, 4805,11 сум булачак. Иминият пенсиясе исә кешенең пенсия баллары кушылмасына карап җыела. Әлеге балл, яки шәхси пенсия коэффициенты моңа кадәр 74 сум 27 тиен булса, 1 февральдән 78сум 28 тиенне тәшкил итәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, картлык, инвалидлык буенча, шулай ук тәрбиячесен югалткан балалар өчен бирелә торган иминият пенсиясе дә эшләмәүче пенсионерларга 5,4 процентка артачак. Ә менә эшләүче пенсионерларга килгәндә, алар бу акчаларны кагыйдә нигезендә, эштән киткәннән соң, өч ай узгач алырга хокуклы.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2016 елда инфляция 5,4 процентны тәкшил иткән, шуңа да пенсия дә нәкъ шул күләмдә арткан.
Пенсионерлар өчен апрель тагын бер күчтәнәч әзерли. 1 апрельдән социаль пенсияләр артачак. Августта исә гадәттәгечә, эшләүче пенсионерларның акчаларын кире исәпләячәкләр, индексация нәтиҗәсендә кайберүләрнең пенсияләре сизелерлек артырга мөмкин.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев