Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

16 – 22 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, атна сезнең өчен бөтен яклап та уңышлы булыр дип көтелә. Атнаның икенче яртысын сәламәтлегегезне кайгыртуга һәм ял итүгә багышласагыз кулайрак. Финанс мәсьәләсендә керем булыр. Кыйммәтле бүләк бирүләре ихтимал. Ял көннәрен гаиләгез янәшәсендә үткәрергә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, атнагыз күбрәк туганнар белән аралашып үтәр. Үткәннәрне һәм балачакны искә төшерерсез. Эш...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, атна сезнең өчен бөтен яклап та уңышлы булыр дип көтелә. Атнаның икенче яртысын сәламәтлегегезне кайгыртуга һәм ял итүгә багышласагыз кулайрак. Финанс мәсьәләсендә керем булыр. Кыйммәтле бүләк бирүләре ихтимал. Ял көннәрен гаиләгез янәшәсендә үткәрергә тырышыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, атнагыз күбрәк туганнар белән аралашып үтәр. Үткәннәрне һәм балачакны искә төшерерсез. Эш мәсьәләсендә мөһим үзгәрешләр көтелми. Алдыгызга максат куйсагыз, киләчәктә уңышка ирешергә җиңел булачак. Яраткан кешегез белән берәр кая барып ял итү комачау итмәс.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең атна башыннан тырышып эшкә чумулары ихтимал. Уңышка ирешер өчен хезмәттәшләр белән киңәшләшеп эшләү кирәк. Киләчәккә корган планнарыгыз бу атнада чынга ашар. Шәхси тормышыгызны кайгыртырга вакыт, яшегез дә бара ич.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада бик актив булыр. Эш мәсьәләсендә уңыш китерә торган идеяләрегез барлыкка килер. "Шедевр" ясап куюыгыз ихтимал. Ялгызлар шәхси тормышын җайлап җибәрер. Ял көннәрендә берәр кая барып ял итү турында уйларсыз. Ялгызларны дәвамлы оч-рашу-танышу көтә.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар үткән атнада башлаган эшләрен бу атнада тәмамлар. Үткән борчу-мәшәкатьләр турында онытып, киләчәккә якты өмет белән карагыз. Шәхси тормышыгызга килгәндә, бер-берегезне аңламау сәбәпле, яраткан кешегез белән аерылышу көтелә. Гашыйклар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерер.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, сез бу атнада максатыгызга ирешү генә түгел, ә киләчәккә планнар корып та өлгерерсез. Бөтенесен берьюлы эшләү авырракка туры килсә дә, җиңеп чыгарсыз. Уңыш финанс хәлегездән күренер. Ял көннәрен яраткан кешегез белән бергә үткәрерсез. Аңа сезнең игътибар һәм кайгыртуыгыз кирәк.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрне эш мәсьәләсендә уңыш көтә. Шәхси тормыш мәсьәләсендә дә бәхет елмаячак. Нәрсәгә сәләтле икәнегезне сынап карау өчен, бөтен тырышлык һәм көчегезне жәлләмичә, берәр өлкәдә "шедевр" барлыкка китереп карагыз. Финанс яктан уйламаганда кыенлыклар килеп туар.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, атнаның икенче яртысы уңышлы булсын дисәгез, аның беренче яртысыннан ук тырышлык һәм сәләтлелегезне күрсәтегез. Бөтен вак-төяк нәрсәләргә игътибар итеп, төптән уйлап эш итегез. Гел эш диеп шәхси тормышыгыз турында да кайгыртырга онытмагыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, бу атнада ялкаурак зур булырсыз. Бернәрсә эшлисегез килмәс. Шәхси тормышыгызны җайлар өчен атна уңышлы. Яраткан кешегез белән ачуланышкан очракта беренче адымны сез ясагыз, ялгышмассыз. Финанс мәсьәләсендә, файда китерер өчен алдау юлына да баруыгыз ихтимал.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, үзегезгә нәрсә кирәген ачыклагыз, вакыт бара бит. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Кайбер хезмәттәшләрегез белән уртак тел табу җиңелләрдән булмас. Яңа вазифага күчәргә теләсәгез, иң элек тырыш булуыгызны күрсәтегез. Ялгызлар, өйдә утырып пар табып булмый!
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атна сезнең өчен авыррак булыр. Эшләрне тиз арада тәмамлар өчен күп көч куярга туры килә. Атна уртасында эшегезнең уңышын да күрерсез. Ял көннәрен дуслар белән очрашып үткәрү уңышлы. Сәламәтлегегезне кайгырту да комачау итмәс.
БАлыК (19.02-20.03)лар, бу атнада мөмкинлекләрегез зурдан. Эш мәсьәләсендә яңа килешү төзү, тәҗрибәле кешеләр белән танышу булыр. Киләчәккә план корып кую да комачауламый. Финанс яктан керем көтелә. Ял көннәрендә туганнарыгызга ярдәм итү ягын карагыз, аларның да ярдәме кирәк булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп с 16 по 22 ноября 2015