Заман сулышы

18 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус кына салкын булачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә 8-10, аязганда 13 градуска кадәр салкын булса, көндез 3 градус кына салкын булыр дип фаразланыла.
13 февральгә каршы төндә явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 13, аязган вакытта 18 градус салкын була, ди синоптиклар.
Чыганак:Интертат.ру

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: