Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2019 елны ничек каршыларга?

Менә-менә декабрьгә аяк басабыз. Елдагыча, Яңа ел шаукымы башлана. Кибет киштәләрендә күптән иде бәйрәм бүләкләре, ясалма чыршылар, уенчыклар, ялтыр-йолтыр бизәгечләр урнашты.

Астрологларга ышансак, алдагы ел финанс уңышы, иминлек, гаилә бәхете, күп балалар тууны вәгъдә итә. “Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай үтәчәк”, диләр. Күпләр өчен бу буш сүзләр түгел. Чынлап та, Яңа 2019 елны ничек каршыларга соң?

2019 ел хуҗасы ялгызлыкны яратмый икән. Бәйрәмне дуслар, туганнар арасында матур мәҗлес оештырып каршыларга киңәш ителә.

Матурлык тудыру өчен акча кызганмаска! Бу үзеңнең кыяфәткә дә, өйне, табынны бизәүгә дә кагыла. Яңа ел каршылаганда юмор хисен онытмагыз, шаярып-көлеп күңел ача белүчеләрне алдагы ел хуҗасы аеруча ярата икән. Сценарий төзеп, костюмнар белән тамаша оештырсагыз, аның күңеленә бөтенләй хуш килер.

Ә якыннарга ни бүләк итәргә, дисезме? Бүләк бик матур, кыйммәтле һәм шатлык китерә торган булса яхшы. Әлбәттә, һәркем кесә ягын чамалый. Ләкин якыннарыгыз бүләкне ачкач, гаҗәпләнеп, шатланып, елмаеп җибәрерлек булсын!

 

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев