Заман сулышы

23 – 29 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна финанс мәсьәләсен хәл итү өчен уңышлы. Атнаның беренче яртысында шуның белән мәшгуль булсагыз, икенче яртысында гаилә мәшәкатьләрен хәл итәрсез. Өегезгә җиһаз сатып алуыгыз ихтимал. Ялгызлар, бу атнада шәхси тормышыгыз ниһаять җайланып китәргә мөмкин. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, шәхси тормышыгызда кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Яраткан кешегез белән ачуланмаска тырышыгыз....

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна финанс мәсьәләсен хәл итү өчен уңышлы. Атнаның беренче яртысында шуның белән мәшгуль булсагыз, икенче яртысында гаилә мәшәкатьләрен хәл итәрсез. Өегезгә җиһаз сатып алуыгыз ихтимал. Ялгызлар, бу атнада шәхси тормышыгыз ниһаять җайланып китәргә мөмкин.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, шәхси тормышыгызда кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Яраткан кешегез белән ачуланмаска тырышыгыз. Бер-берегезгә юл куйган очракта гына тату яшәргә мөмкинлек бар. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. "Начальство"ны хөрмәт итүегезне исбатларга туры килер.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, тыныч булыгыз, юк-бар нәрсә өчен борчылырга кирәкмәс. Булган вакыйгаларны онытырга тырышыгыз. Атнаны үз-үзегезне кайгыртуга багышлагыз. Финанс яктан уңышлы керем булыр. Акчагызны уңга-сулга туздырганчы яхшылап уйлагыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада эшкә чумар. Финанс мәсьәләсенең яхшыруы сизелер. Мөһим килешүләр төзегәндә, карарлар кабул иткәндә игътибарлы булу сорала. Шәхси тормышыгыз турында да онытып җибәрмәгез. Яраткан кешегез хисләрегезнең ихлас булуына шикләнергә мөмкин.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, атна сезнең өчен җиңелләрдән булмас. Күңелсез вакыйгалар булуы ихтимал. Якын кешегезгә ышанычыгыз кимү сәбәпле, төшенкелеккә бирелерсез. Акча белән эш иткәндә сак булырга кушыла. Ял көннәрен гаиләгез һәм якын туганнарыгыз янәшәсендә үткәрегез.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада бөтен хыялларыгызны да чынга ашырырга теләрсез. Ләкин, бөтенесе берьюлы булмый, сабыр итегез. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Бу атнада күбрәк игътибарны сәламәтлегегезгә бирегез. Ялгызларны күңелле танышу-очрашулар көтә. Алдакчылар кармагына эләкмәгез.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, атна уңышлы булыр. Шатлыклы һәм истә калырлык вакыйгалар көтелә. Эшегездә мөһим үзгәрешләр булмас. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегезгә хисләрегез тагын да артыр. Аның ихластан булуын исбатлыйсыгыз килсә, тәкъдим ясагыз, ялгышмассыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, бу атнаны финанс мәсьәләсен яхшыртуга багышлар. Атна дәвамында эшегезгә күп игътибар биреп, ялны онытырсыз. Яраткан кешегез һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер булуын исбатлар. Киңәш сорап теләсә кемгә мөрәҗәгать иткәнче, якын дустыгыздан сорау яхшырак.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелә. Сезгә сайлау мөмкинлеге биреләчәк. Дөрес сайлаганда үзегезне иң бәхетле кеше итеп санарсыз. Эшегездә керемле килешүләр булыр. Ялгызларны очрашу-танышу көтә. Яңа танышыгыз гомерлек ярыгыз булып куймагае.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, бу атнада гаилә мәшәкатьләре белән мәшгуль булыр. Шулай ук, өйдә кем хуҗа икәнен дә ачыкларга кирәк дип санамыйсызмы? Әлегә кадәр парыгыз юк икән, борчылмагыз, бәхетегез озак көттермәс. Эштә мөһим үзгәрешләр көтелми. Финанс хәлегезнең генә кыенлашуы ихтимал.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, шәхси тормышыгызга килгәндә, бу атнада бернинди план кору да рөхсәт ителми. Якыннарыгыз киңәш сорап мөрәҗәгать итсә, каршы килмәгез. Сөйгәнегезнең бүләк ясавы ихтимал. Мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән парлар да булыр. Балаларыгыз бар икән, аларга карата игътибарлы булсагыз иде.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сез үз максатыгызга ирешер өчен төпле акыл белән эш итәрсез. Алда килеп чыккан киртәләр дә сезне куркытмаячак. Бизнес белән шөгыльләнә башлау уңышлы булыр. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы. Сәламәтлегегез борчырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: