Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

26 майда - Лениногорск районы территориясендә "Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирүе узачак

26 майда – муниципаль район территориясендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен кандидатлар сайлауның алдан тавыш бирүе узачак.

Алдан тавыш бирүдә сайлаучылар партиянең сайлау алды исемлеген үзләре формалаштыралар. Кандидатның башлангыч тавыш бирүдә уңышлы катнашуы партиянең барлык дәрәҗә сайлауларында кандидатны күрсәтү өчен мәҗбүри шарт булып тора.
Лениногорск 36нчы сайлау округы буенча  кандидатлар: Рәгать Галиәгъзамович Хөсәенов, Ринат Илдусович Шафигуллин.
26 майда тавыш бирү участокларда да, дистанцион рәвештә дә, электрон формада да үткәрелә. Онлайн-тавыш бирү «Бердәм Россия» алдан тавыш бирү сайтында үткәрелә https://pg.er.ru.
Үз участогың турында мәгълүмат https://pg.er.ru сайтында бар. Лениногорск районында алдан тавыш бирү 9  хисап участогында узачак:  1нче, 4нче, 5нче, 8нче мәктәп, Мәдәният сарае, Ивановка, Шөгер, Сарабиккол, Түбән Чыршылы авыллары.


Алдан тавыш бирү буенча хисап участокларының эш графигы 8:00дән 20:00гә кадәр. 
Белешмәләр өчен телефон 8(85595) 5-16-11.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев