Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

50 татарстанлы «Россия лидерлары 2020» конкурсының финалына чыгу өчен көрәшәчәк

Татарстан «Россия лидерлары 2020» конкурсының ярымфиналистлар саны буенча Идел буеның төбәкләре бишлегенә керде. Түбән Новгородта узачак ярымфинал ярышларында республикадан берьюлы 49 кешесе катнашачак. Бу хакта конкурс матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Ярымфиналга дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 335 катнашучыны чакырдылар. Түбән Новгородтан - 48 кеше, Самара өлкәсеннән - 41, Башкортстаннан - 50, Татарстаннан 49 кеше катнашачак», — дип хәбәр итә оештыручылар. Ульяновск өлкәсеннән һәм Марий Элдан конкурста катнашучылар аз булачак. Бу регионнарның һәрберсеннән ярымфиналга бары тик җиде кеше генә чыккан.

Гыйнварның соңгы көнендә Түбән Новгородта кабат компьютер тесты узачак, анда катнашучылар онлайн-этап нәтиҗәләрен расларга тиеш булачак. Әгәр дә конкурсант кабат компьютер тестын уза алмаса, ул алдагы сынауларга кертелмәячәк.

Ярымфиналның ике төп көнендә, 1-2 февральдә конкурста катнашучыларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтергә һәм финалга чыгу өчен үзләрендә бәя бирү чараларында көрәшергә туры киләчәк. Программада мастер-класслар һәм төрле аналитик эшлекле уеннар планлаштырылган. 2 февраль кичендә йомгак ясалачак һәм Идел буе федераль округыннан финалистлар билгеләнәчәк. Аларны Сочига конкурс финалына чакырачаклар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев