Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

6 – 12 ИЮЛЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, башкаларның тормышларын җайга салып йөргәнче, үзегезнең шәхси тормышыгыз турында кайгыртыгыз. Якыннарыгызга, яраткан кешегезгә, балаларыгызга игътибарыгызны кызганмагыз. Күңелсезлеккә очрасагыз йөрәгегезгә якын алмагыз. Эшлекле килешү төзү, мөһим кәгазьләр белән эш итү өчен атна уңышлы. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, берәрсе авыр сүз әйтсә, шунда ук кәефегез корылуы ихтимал. Үз-үзегезне якларга тырышырга кирәк. Тормышыгызда...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, башкаларның тормышларын җайга салып йөргәнче, үзегезнең шәхси тормышыгыз турында кайгыртыгыз. Якыннарыгызга, яраткан кешегезгә, балаларыгызга игътибарыгызны кызганмагыз. Күңелсезлеккә очрасагыз йөрәгегезгә якын алмагыз. Эшлекле килешү төзү, мөһим кәгазьләр белән эш итү өчен атна уңышлы.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, берәрсе авыр сүз әйтсә, шунда ук кәефегез корылуы ихтимал. Үз-үзегезне якларга тырышырга кирәк. Тормышыгызда килеп туган хәлне киләчәккә сабак булсын дип кабул итегез. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Туганнарыгыз белән дустанә мөнәсәбәт саклагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада үзегезне яхшы яктан гына күрсәтерсез. Идеяләргә бай булырсыз, аларны тиз арада чынга ашырасыгыз килер. Тырышсаң гына уңышка ирешеп була. Янәшәгездәге кешеләрнең кем икәнлекләрен яхшырак аңлый башларсыз. Финанс мәсьәләсендә проблемалар килеп тумасын өчен кредит алуны кичектереп торырга киңәш ителә.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада юридик кәгазьләр белән эш итәрсез. Ул сезнең матди хәлегезне яхшыртачак. Элек кылган хатагыз өчен хәзер җавап тотарга туры киләчәк. Чыгымнар булуы ихтимал. Кемдер сезнең уңышны кулланып үзенә файда китерергә тели, игътибарлы булыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар өчен атна бик үк уңышлы булмаска да мөмкин. Атна башында алдау-талаудан сакланыгыз. Ялгыш адымга баруыгыз ихтимал. Атна ахырына барысы да җайланачак, борчу-мәшәкатьләрне үткәрә белергә генә кирәк. Хезмәткәрләрегезгә шәхси тормышыгыз турында барысын да сөйләмәгез.
КЫЗ (23.08-22.09)ларны финанс өлкәсендә уңышлар көтә. Зур күләмдә керемнәр булуы ихтимал. Үзегезне кулда тота белмәсәгез, дөрес фикергә килү авыр булачак. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы бара. Гаиләле кызлар яраткан кешесе белән сатулашса, беренче адым ясап уртак тел табарга тырышыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр әгәр дә берәрсе ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, каршы килмәгез. Булышсагыз, үзегезгә дә уңыш киләчәк. Сезгә карата начар мөнәсәбәттә булганнарга ачу сакламагыз, үткәндә калдырыгыз. Берәр хәбәр ишетсәгез, ышанмагыз, ялган булуы ихтимал. Эштә хезмәттәшләрегез киңәшен тыңлагыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарның тирә-яктагыларны начар сүз әйтеп үпкәләтүе бар. Алар алдында борын "күтәреп" йөрү дә кирәкмәс. Яңа эшкә урнашкансыз икән, тырышып эшләсәгез, уңыш килер. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмассыз. Гаиләле чаяннарны сәяхәткә чыгу көтә.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, чит кешенең финанс өлкәсендәге уңышына ачуыгыз килмәсен. Кеше уңышына хуҗа булу турындагы уй-фикерләр яхшыга алып бармый. Үз финанс хәлегезне яхшырту өчен башка юлны табыгыз. Кунаклар килүе ихтимал, алдан ук аларга бүләкләр алып куегыз, үзегезне дә онытмагыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, тиздән тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелә. Кабул итәргә теләмәгән нәрсәләрне дә дөрес дип әйтергә туры киләчәк. Проблемаларыгыз артта калыр, атна уңышлы булачак. Үзегез турында начар сүз ишетсәгез, йөрәгегезгә якын алмагыз. Атна ахырында табигатькә ял итәргә чыгарсыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, горурлана аласыз, тырышлыгыгыз бушка китмәде, нәтиҗәсен күреп торасыз. Бигрәк тә, эш мәсьәләсендә. Мөһим кәгазьләр белән эшләрсез. Кемнәр яңа үрләр яуларга тели, һавадан "кош тотып" утырырга кирәкмәс.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сабыр булыгыз, уңыш сезгә дә елмаер. Финанс мәсьәләсен җайга салу белән шөгыльләнерсез. Гаилә тормышыгызда үзгәрешләр көтелми, борчу-мәшәкать сезне урап узар. Руль артында утыручылар, юлда йөргәндә сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп

2
X