Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

9 көнлек сабыйны могҗиза белән генә үлемнән алып калалар

Башкортстанда кардиология үзәгендә табиблар 9 көнлек балага уникаль операция ясаган. “Башкортостан” ДТРК-се хәбәр итүенчә, нәни кызчыкның авырлыгы 2 килограммнан чак кына арткан, аңарда - сирәк очрый торган йөрәк авыруы. Кыз баланы коткарыр өчен операция таләп ителгән.

Әйткәндәй, кардиология үзәгендә ел дәвамында 20 мең төрле яшьтәге йөрәк авырулары булган пациентларны кабул иткәннәр. Олы яшьтәге авыруларга криоблация процедурасы үткәрәләр – тукымаларны эчтән -60 градуска кадәр суыталар. Берничә сәгатьтән соң авыру аягына басачак, һәм ... гомерлеккә аритмиядән котылырга мөмкин.

“Бу бик зур алга китеш. Мондый операцияләрне бик күп ясадык. Елына 100дән артып китте. Монда без 40 минут вакыт эченә сыябыз. Ә 2-3 ел элек кенә безнең пациентлар федераль үзәккә баралар иде”, - дип сөйли кардиология үзәгенең хирургия бүлеге мөдире Илдус Сәгыйтов.   

Башкортстанда бүген кардиохирургиядә булган барлык төр ярдәм дә күрсәтелә. Ел саен табиблар йөрәк авыруларын дәвалауда 20 яңа методика үзләштерә. Операцияләрнең 95 проценты югары технологияләр ярдәмендә үткәрелә.

Автор: Ә.Шакирҗанова.

Чыганак: "Башинформ"

Фото: "Башкортостан" ДТРК-се сюжетыннан стоп-кадр

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев