Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Актанышта 6 яшьлек бала белән булган фаҗига

Халыкта “дамба” дип телгә кергән “Актаныш басмалары” буасында бүген, 31 май көнне 6 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылды.

Аның югалуы хакында әнисе тарафыннан хәбәр, район полиция бүлегенә иртән керә. Хокук саклау органнарының тикшерүе барышында, буа янындагы күпердә баланың киемнәре табыла. Суга кереп батып үлгән дигән фикер туа, әмма тиздән, ярдан 10 метр ераклыкта, үләннәр белән капланып куелган мәете табыла.

Бу факт буенча Җинаять Кодексының 105 матдәсе буенча (үтерү) эш кузгатылган.

2014 елгы сабый, 30 май көнне якынча 23:30 сәгатьтә 1997 елгы күршесенә ияреп чыгып китә. Алар яшәгән йорт белән буа арасы якын түгел. Төнлә белән 6 яшьлек бала һәм 23 яшьлек ир-ат нинди уртак мавыгу тапкан – бу сорауга җавапны хәзер полиция вәкилләре һәм тикшерү комитеты эзли.

- Эх елады инде ул бала, гел елады. Шушы хәл белән тәмамланачагы билгеле иде инде. Безнең йорт иске, кечкенә. Күршенең тамак кырганы да ишетелеп тора. Шул баланың елавына түзә алмыйча төшеп, кисәтепләр дә йөргән вакытлар булды. Ярсып, идәннәргә ятып елый иде ул, никтер тынычландырмыйлар иде. Гел елады... – дип искә алдылар сабыйны күршеләре.

Руслан Усманов “Актаныш-информ”

 http://menzela.ru/news/yanalyklar-yomgagy/aktanyshta-bala-beln-bulgan-tragediya

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев