Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Альбина Апанаева мәктәптә укыта

Җырчы Альбина Апанаева 2,5 яшьлек кызын балалар бакчасына урнаштырып, эшкә чыккан. "Кызым Миралия башта елап кала иде, хәзер әкренләп ияләнә инде. Казанның 14нче музыка мәктәбендә укытам. Инде сигез ел буе балаларга вокал дәресләре бирәм. Төрле яшьтәге балалар бар. Алар белән бәйгеләрдә катнашып, югары урыннарны яулыйбыз. Укучыларымның уңышларын күрү - минем...

Җырчы Альбина Апанаева 2,5 яшьлек кызын балалар бакчасына урнаштырып, эшкә чыккан.
"Кызым Миралия башта елап кала иде, хәзер әкренләп ияләнә инде. Казанның 14нче музыка мәктәбендә укытам. Инде сигез ел буе балаларга вокал дәресләре бирәм. Төрле яшьтәге балалар бар. Алар белән бәйгеләрдә катнашып, югары урыннарны яулыйбыз. Укучыларымның уңышларын күрү - минем өчен зур бәхет", - диде җырчы.
Төп эшеннән тыш, Альбина Наилә Хабибуллинаның "Алып баручылар һәм оештыручылар мәктәбе"ндә укып йөри. Җырчы инде күптәннән мәҗлесләр, балалар бәйрәмнәре алып бару белән шөгыльләнә. "Төркембездә 15ләп кеше бар. Уку якынча өч ай дәвам итәчәк. Моның белән беррәттән Яңа ел корпоративларына әзерләнәм, кичәләргә заказлар кабул итәм. "Тантана" исемле бәйрәмнәр оештыру үзәгебез гөрләп эшли. Илназ Баһ белән Анна Попова иҗат иткән "Моңлы хатирә" җырын яздыру өстендә дә эшлим", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Альбина Апанаева.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/50743-albina-apanaeva-m%D3%99kt%D3%99pt%D3%99-ukyita.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: альбина апанаева