Заман сулышы

Авыл талантларының салават күпере

Иске Шөгер мәдәният йортында "Асылташларның салават күпере" исемле фестиваль узды, ул "Авыл - гаилә сыман" проекты кысаларында үтте. Биредә районыбыз авылларыннан килгән талантлар үзләренең осталыгын күрсәтте. Яз айларында махсус комиссия унөч авылдан 150 номер караган. Ул көнне шулар арасыннан иң-иңнәре җыелган иде. Бәйрәм белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде....

Реклама

Иске Шөгер мәдәният йортында "Асылташларның салават күпере" исемле фестиваль узды, ул "Авыл - гаилә сыман" проекты кысаларында үтте.


Биредә районыбыз авылларыннан килгән талантлар үзләренең осталыгын күрсәтте. Яз айларында махсус комиссия унөч авылдан 150 номер караган. Ул көнне шулар арасыннан иң-иңнәре җыелган иде. Бәйрәм белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Катнашучыларның һәрберсе Диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Район талантларының осталыкларына тел-теш тидерерлек түгел. Яшь буын да, өлкән буын да менә дигән иттереп бии, гүзәл тавыш белән җырлый.
Бу хакта "Заман сулышы"ның киләсе саннарында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: