Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы мошенник корбаны: балалар автокреслосы да сатылмый калган - акча да җилгә очкан

Лениногорскида тагын ике кеше мошенникларга акча күчергән.

Лениногорскида яшәүче 36 яшьлек ханым,  балалар автокреслосын сатарга ниятләп интернет аша белдерү биргән. Сатып алучы тиз табылган. Ул, креслоны товарны өйгә китереп бирү сервисы аша сатарга тәгъдим иткән. Моның өчен банк картасының  барлык саннарын язарга һәм картада әйтелгән күләмдә акча булырга тиешлеген әйткән. Аның социаль челтәрдәге сылтамасына ханым үзенең банк картасы реквизитларын керткән, бераздан картадан акча юкка чыккан.

Әмма сатып алучы моның белән генә  чикләнмичә, ханыма, техник сәбәпләр аркасында ялгышлык килеп чыкты дип, тагын бер кат шушы ук операцияне кабатларга кушкан. Тагын бер тапкыр акчасыз калгач кына, ханым мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган. 

Ә 40 яшьлек ир кеше токымлы эт баласы сатып алу теләге белән интернеттан сатучы тапкан. Аның белән сату-алу турында киңәшеп, ул да картасының реквизитларын сатучыга биргән. Нәтиҗәдә - акчасын да югалткан, эт баласы да ала алмаган.

   Лениногорск Эчке эшләр бүлеге, интернет аша сату-алу иткәндә, кат-кат уйлап, сатучының кем булуы белән кызыксынырга кирәклеген кисәтә. Картагызның реквизитларын беркемгә дә, телдән дә, язма рәвештә дә бирергә ярамый. Акча күчерү өчен сезнең исем-фамилия һәм карта номеры җитә. Әгәр  өстәмә мәгълумат сорыйлар икән - димәк, сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Шунда ук сөйләшүне туктатыгыз, ә иң дөресе - чит номерларга җавап бирмәгез.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев