Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Барлык автомобилистларга ОСАГО полисын алыштырырга туры киләчәк

2016 елның 1 июленнән автомобилистларга барлык ОСАГО полисларын, шул исәптән гамәлдәгеләрен дә, алыштырырга туры киләчәк. Бу хакта Россиянең авто - иминләштерүчеләр союзы президенты Игорь Юргенс хәбәр итте. ОСАГО полисларының яңа бланкларын кертү турындагы карар кабул итүгә авто - иминләштерү хезмәте базарында ялган документларның күплеге этәргеч булып тора. "Иске һәм гамәлдәге...

2016 елның 1 июленнән автомобилистларга барлык ОСАГО полисларын, шул исәптән гамәлдәгеләрен дә, алыштырырга туры киләчәк.

Бу хакта Россиянең авто - иминләштерүчеләр союзы президенты Игорь Юргенс хәбәр итте. ОСАГО полисларының яңа бланкларын кертү турындагы карар кабул итүгә авто - иминләштерү хезмәте базарында ялган документларның күплеге этәргеч булып тора.

"Иске һәм гамәлдәге ОСАГО бланкларын яңаларына алыштыру бер моментта башкарылыр, дип уйлыйбыз", - дип китерә Юргенс сүзләрен "Интерфакс".

Шуның өстенә әлеге операциянең нечкәлекләре соңгы моментка кадәр сер булып калачак. Шул ук вакытта, машина йөртүчеләрнең берсенә дә яңа полисларны сатып алырга яки искеләре өчен өстәп түләргә кирәк булмаячак, дип ышандыра Юргенс. Аның сүзләре буенча, барлык материаль чыгымнар иминләштерүчеләр җилкәсенә ятачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев