Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер ханым 46 яшьтә әни булган

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре узган атнада 471 бала туу очрагын теркәгән. Дөньяга яңа аваз салган сабыйларның 221е - малай, 250се - кыз бала. Чагыштырырга яратучылар өчен: шәһәрнең узган атнадагы иң яшь әнисенә - 17, иң олы яшьтәгесенә - 46 яшь; туган вакытта иң җиңел бала 750 граммлы, ә...

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре узган атнада 471 бала туу очрагын теркәгән. Дөньяга яңа аваз салган сабыйларның 221е - малай, 250се - кыз бала.
Чагыштырырга яратучылар өчен: шәһәрнең узган атнадагы иң яшь әнисенә - 17, иң олы яшьтәгесенә - 46 яшь; туган вакытта иң җиңел бала 750 граммлы, ә иң авыры, сөбханалла, 4730 граммлы булган!
Казанлылар балаларына - Самира, Алиса, Матвей, Ранель, Арслан, Камилла, Арина, Полина исемнәрен ешрак кушкан. Сирәк исемнәр - Алексия, Ефим, Ландыш, Ролан, Галиябану, Варвара, Шакира, Лаура, Дәүләт, Даниэла.
Казанда 181 пар өйләнешкән: иң яшь кияү белән кәләшкә - 20 һәм 19, иң олыларына - 60 һәм 59 яшь.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51926-kazanda-yash%D3%99%D2%AFche-hanyim-46-yasht%D3%99-%D3%99ni-bulgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матҗ