Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан яшьләрен “Твой ход” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Студентлар өчен булган бу бәйге, аларның һөнәри һәм шәхси үсешләренә этәргеч буларак оештырылган. Ул 2021 нче елда башланып китте.

Бәйгедә чыгарылыш семестрында  булмаган барлык бакалавриат һәм университет студентлары катнаша ала. Алар мәдәният, сәнгать, экономика, экология, урбанистика – барлыгы 11 юнәлеш буенча үзләренең  идеяләрен тәкъдим итә алачак. Бу юнәлешләр арасында “Шәһәрләрне үзгәртәм”, “Табигатьне саклыйм”, “Илһамландырам”, “Иң мөһимен сөйлим” дигән баш астындагылары бар. Аларның теләгәнен сайлап алырга була. Тема студентның булачак профессиясенә туры килмәскә дә мөмкин. Бәйге 3 этапта үтәчәк. Бәйгедә катнашучыларга, аның партнёрлары кыйммәтле бүләкләр, сертификатлар, онлайн уку курслары, Россия буенча сәяхәткә юлламалар тапшырачак. Ә финалга чыкан 200 студентны 1000 000 сумлык грантлар көтә. Бәйгедә катнашу өчен 12 нче июньгә кадәр https://tvoyhod.online  адресы буенча теркәлергә кирәк. Проектның социаль челтәрләрдәге адресы түбәндәгечә:

https://www.instagram.com/tvoy.xod/

https://vk.com/tvoyhodonline

 

 

https://minmol.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев